Тарихы

1895 елда Иске Елхово авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1057 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Варваринка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Ормышлы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Техника” колхозы оештырыла, 1950 елда – “Красный Октябрь” колхозы (Иске Варваринка), 1958 елдан берләштерелгән “Авангард” колхозы (Болгар, Бохар, Яңа Варваринка, Иске Варваринка, Ормышлы авыллары) составында.

Авыл янында 1954 елда 29 нчы скважина бораулана, ул Яңа Елхово нефть чыганагын беренче ачучы була. 1962 елда скваңина сәнәгый эшкәртүгә тапшырылганнан соң, “Елховнефть” НГДУ булдырыла. 2017 елда 29 нчы скважинага монумент ачыла.

Мәдәният

Авылда мәчет (1998 елдан) эшли. Төзекләндерелгән “Мәхәббәт чишмәсе” бар.

Күренекле кешеләре

М.Г.Миңлекәев (1930–2018) – газ сәнәгате хезмәткәре, техник-механик, Социалистик Хезмәт Герое.

Халык саны

1920 елда – 354,
1926 елда – 349,
1938 елда – 443,
1949 елда – 473,
1958 елда – 347,
1970 елда – 262,
1979 елда – 141,
1989 елда – 71,
2002 елда – 66,
2010 елда – 69,
2017 елда – 57 кеше (татарлар).