Тарихы

1785 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, 2 су тегермәне була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1750 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Кузайкино волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Мөэмин-Каратай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Трактор” колхозы оештырыла, 1954 елдан – Киров исемендәге колхоз, 1958 елдан – Куйбышев исемендәге колхоз, 1989 елдан – “Маяк” колхозы (үзәк утары), 1999 елдан – Куйбышев исемендәге күмәк предприятие, 2008 елдан “Лениногорск” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә, “Бәкер” курортында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла, соңрак – урта, 2002 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2007 елда ябыла.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сылукай” вокаль коллективы (2010 елдан) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Зирекле чишмәсе”, “Казылган елга”, “Кирәмәт чишмәсе”, “Мәликә чишмәсе”.

Күренекле кешеләре

М.В.Гулова (1902–1981) – әкиятче (1976 елда фольклорчы Л.Ш.Җамалетдинов аңардан 30 дан артык әкият язып ала);

Г.Ю.Даутов (1931 елда туган) – физик, физика-математика фәннәре докторы, ТР ФА мөхбир әгъзасы, ТАССР, РФнең атказанган фән һәм техника эшлеклесе;

М.Г.Сәфәргалиев (1906–1970) – тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор, Саранск педагогика институтының тарих факультеты деканы (1941 елдан), “Почет билгесе” ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 352,
1889 елда – 554,
1900 елда – 724,
1910 елда – 861,
1920 елда – 978,
1926 елда – 1049,
1938 елда – 752,
1949 елда – 646,
1958 елда – 757,
1970 елда – 681,
1979 елда – 517,
1989 елда – 313,
2002 елда – 342,
2010 елда – 325,
2017 елда – 304 кеше (татарлар).