Тарихы

1785 елдан Баллы исеме белән мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1880–1890 елларда волость үзәге була.

1910 елгы мәгълүматлар буенча, авылда 3 су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1384 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва Ивановкасы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 12 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Түбән Чыршылы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында “Труд”, “Якстере-Теште”, “Якстере-Сокица” колхозлары оештырыла. 1950 елда Чапаев исемендәге колхозга берләштереләләр, 1964 елдан “Спартак” колхозы (үзәк утары – Түбән Чыршылы авылында) составында. 2007 елдан – “Спартак” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халык саны

1785 елда – 26 ир-ат;
1859 елда – 625,
1889 елда – 541,
1910 елда – 625,
1920 елда – 678,
1926 елда – 806,
1938 елда – 458,
1949 елда – 435,
1958 елда – 305,
1970 елда – 318,
1979 елда – 155,
1989 елда – 65,
2002 елда – 31,
2010 елда – 29,
2017 елда – 26 кеше (мордвалар).