Тарихы

1812 елда Пенза губернасының Кызыл Бистә өязеннән күчеп килүчеләр тарафыннан нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда волость идарәсе, земство станциясе урнаша; чиркәү (1863 елда төзелә), чиркәү-приход һәм земство мәктәпләре, 3 су тегермәне була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3141 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Богоявление волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Ивановка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Дзержинский” колхозы оештырыла, 1957 елдан – “Лениногрский” совхозы, 1967 елдан – “Октябрьский” совхозы, 1991 елдан – “Молодёжный” совхозы, 2006 елдан – “Агропродсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2007 елга кадәр авылда тулы булмаган урта мәктәп эшли.

Авыл янында табигать истәлеге – Дала Зәе елгасы ага (елга башы, 1978 елда билгеләнгән).

Халык саны

1859 елда – 845,
1889 елда – 1626,
1910 елда – 1439,
1920 елда – 1614,
1926 елда – 1419,
1938 елда – 1053,
1949 елда – 877,
1958 елда – 645,
1970 елда – 474,
1979 елда – 306,
1989 елда – 84,
2002 елда – 188,
2010 елда – 175,
2017 елда – 158 кеше (руслар).