Тарихы

1748 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1889 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була; һәр дүшәмбе саен базар эшли.

XX йөз башында 3 мәчет, 3 су тегермәне, 2 ярминкә була. Авыл җәмәгатенең имана җире 4242 дисәтинә тәшкил итә.

1911 елда земство мәктәбе ачыла, 1917 елда дүртенче мәчет төзелә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Cпиридонов волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 15 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Керкәле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл Яр” колхозы оештырыла, 1956 елда “Байрак” колхозы (Тукмак авылы) белән берләштерелә һәм “Ярыш” колхозы (үзәк утар) итеп үәгәртелә. 2010 елдан “Лениногорская” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Авыл территориясендә “Керкәле карьеры” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (һәйкәлләр һәм төзелеш өчен таш чыгару) һәм катнаш терлек азыгы заводы урнашкан.

Халкы карьерда һәм заводта эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1997 елдан яңа бинада, 2015 елдан Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемендә), балалар бакчасы (1986 елдан), “Локман” (1990 елдан) һәм “Равил”(1996 елдан) мәчетләре, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында “Грация” һәм “Энерджи” хореография коллективлары, “Сәйлән” һәм “Балачак” вокаль коллективлары (барысы да – 2014 елдан), “Балкыш” театр коллективы (2013 елдан) эшли.

Авыл төбәк өчен әһәмиятле “Степной” комплекслы дәүләт табигать заказнигы территориясендә урнашкан.

Төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Самовар”, “Кыз чишмәсе”, “Изгеләр чишмәсе”, “Әкият”, “Курбанай”, “Шифалы су”, күкертле водород сулы чишмә.

Күренекле кешеләре

Рамил М.Вәлиев (1955 елда туган) – тарихчы, шәрык белгече, тарих фәннәре докторы, профессор, ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты директоры (2010–2015 елларда), “Хәтер китабы” редакциясе баш мөхәррире (2015 елдан);

Рафаэль М.Вәлиев (1955 елда туган) – тарихчы, тарих фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты проректоры (2007–2018 елларда);

Ф.Ю.Хәйретдинов (1958 елда туган) – Табигый байлыклардан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе (2004 елдан).

Халык саны

1889 елда – 1621,
1908 елда – 2256,
1920 елда – 2362,
1926 елда – 1761,
1938 елда – 1407,
1949 елда – 1335,
1958 елда – 1247,
1970 елда – 1254,
1979 елда – 1042,
1989 елда – 919,
2002 елда – 844,
2010 елда – 854,
2017 елда – 796 кеше (татарлар).