- РУС
- ТАТ
Татарстанның Лениногорск районындагы авыл. Лениногорск шәһәреннән 65 км төньяк-көнбатыштарак, Вәткә елгасы (Чишмә елгасының уң кушылдыгы) бассейнында урнашкан
1924 елда нигез салына.
Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Чыршылы волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 12 октябреннән Лениногорск районында.
Хәзер Ормышлы авыл җирлеге составында.
Күмәкләштерү елларында авылда “Азат” колхозы оештырыла, 1958 елдан берләштерелгән “Авангард” колхозы составында (Бохар, Яңа Варваринка, Яңа Елхово, Иске Варваринка, Ормышлы авыллары).
1926 елда – 114,
1949 елда – 253,
1958 елда – 131,
1970 елда – 116,
1979 елда – 58,
1989 елда – 18,
2002 елда – 3,
2010 елда – 1,
2017 елда – 3 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.