Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Лаеш кантоны составына керә. 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Егорьево авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елдан – (башка мәгълүматлар буенча, 1931 елдан) “Маевка” колхозы (Маевка авылы, юкка чыккан), 1945 елдан “Красная Горка” колхозы (Зимняя Горка авылы) составына керә. 1950 елда “Красная Горка”, “Кызыл ил” (Кызыл Ил авылы) колхозлары “Маевка” колхозына берләштерелә. 1978 елдан – авыл “Каип” совхозы (үзәк утары Каип авылында), 1995 елдан “Каип” күмәк предприятиесе составында.

2011 елдан авыл янында “Биосфера” питомнигы (җимеш бирүче һәм декоратив агачлар һәм куаклар, ылыслы үсемлекләр үстерелә) эшли. 2018 елда питомник территориясендә “Биофера-фиш” балыкчылык комплексының беренче чираты эшләтеп җибәрелә (чөгә маймычлары җитештерелә).

Халык саны

1938 елда – 164,
1949 елда – 76,
1958 елда – 180,
1970 елда – 77,
1979 елда – 33,
1989 елда – 24,
2002 елда – 20,
2010 елда – 37,
2017 елда – 89 кеше (руслар – 95%).