- РУС
- ТАТ
Татарстанның Лаеш районындагы авыл. Лаеш шәһәреннән 18 км төньяктарак, Казан – Лаеш автомобиль юлы буенда урнашкан
Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм, руслар XVI йөзнең икенче яртысында килеп урнаша.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
XVIII йөз уртасында авылның бер өлеше шагыйрь Г.Р.Державинның әти-әнисе утарына керә.
XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 84,7 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Державин волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.
Хәзер Александровка авыл җирлеге составында.
Авыл тирәсендә археология истәлеге – Кармачы табылдыгы (неолит-бронза дәвере) ачыклана.
Авылда Успение Елантау хатын-кызлар монастыре скиты, тәкъвалар Иоаким һәм Анна чиркәве (2004 елдан) бар.
1859 елда – 150,
1897 елда – 254,
1908 елда – 296,
1920 елда – 273,
1926 елда – 280,
1938 елда – 196,
1949 елда – 138,
1958 елда – 162,
1970 елда – 92,
1979 елда – 36,
1989 елда – 18,
2002 елда – 13,
2010 елда – 15,
2017 елда – 8 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.