Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Покровский исеме белән дә билгеле.

Башта халкы Казан архиерей йортыныкы булып исәпләнә, 1764 елда– экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук он тарту, тимерчелек кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда Покров чиркәве була (1806 елдан, соңгы барокко стилендә дини архитектура истәлеге; реставрацияләнә, 1993 елдан эшли), земство мәктәбе (1868 елда ачыла), 5 җил тегермәне, 2 тимерче алачыгы, 8 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3722,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Столбище волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Никольский авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1926 елда авылда “Троицкий поселок” авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, 1931 елда “Верный путь” колхозы (Троицкий авылы) составына керә.

Хәзер авылда “Шестой элемент” инновация компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (медицина материаллары җитештерелә) эшли.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар. Авыл тирәсендә ТР табигать истәлеге – “Архиерей (Тарлаш) күле” урнашкан.

Күренекле кешеләре

В.И.Елизаров (1941 елда туган) – химик‑технолог, техник фәннәр докторы, профессор, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, РФнең атказанган фән эшлеклесе,.

Халык саны

1782 елда – 196 ир-ат;
1859 елда – 894,
1897 елда – 1495,
1908 елда – 1719,
1920 елда – 1908,
1926 елда – 2398,
1949 елда – 894,
1958 елда – 665,
1970 елда – 414,
1979 елда – 248,
1989 елда – 136,
2002 елда – 86,
2010 елда – 59,
2017 елда – 72 кеше (руслар).