Тарихы

1565–1567 еллардан Починок Федков (Починок Федотов) буларак мәгълүм, хәзерге исеме XVII йөз башыннан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Гурьево исеме белән телгә алына.

Халкы башта Казан архиерей йорты карамагында була, 1764 елда – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, он тарту һәм тимерчелек кәсепчелеге тарала.

1825 елда – Казан Гурий, Герман һәм Варсонофий чиркәве, 1845 елда Изге Параскева хөрмәтенә янкорма төзелә (1930 елда ябыла, чиркәү бинасы йон, ашлык саклау урыны буларак файдаланыла, шәраб һәм кирәк-яраклар кибете урнаша; соңрак үзәк алтарь урынында су башнясы төзелә; 1999 елдан торгызу эшләре бара; хәзер эшли).

XX йөз башында волость идарәсе, этап йорты, чиркәү, земство мәктәбе (1869 елда 1843 елдан эшләгән авыл приход мәктәбе җирлегендә ачыла), фельдшер пункты, 2 тимерче алачыгы, крахмал заводы, 10 җил һәм нефть двигателе белән 2 тегермән, атлы-почта станциясе, 2 сыраханә, казна шәраб һәм 8 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2711,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Столбище волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Столбище авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красноармеец” колхозы оештырыла, 1960 елда ремонт-техника станциясе һәм “Красноармеец” (Столбище авылы), “Красный маяк” (Рогозина авылы), “Волга” (Комлы Кавал авылы), “Прожектор” (Никольский авылы), “Искра” (Сапогули авылы), “Борьба” (Олы Кабан авылы), “Восход” (Олы Отар авылы), “Комсомолец” (Травкино, юкка чыккан Чемерцы авыллары) колхозлары җирлегендә “Столбище” совхозы оештырыла.

1969 елдан совхоз Татарстан авыл хуҗалыгы фәннни-тикшеренү институты карамагында була. 1976–2005 елларда совхозга Столбище, Олы һәм Кече Кабан авыллары керә.

Совхоз үсешенә Д.К.Каюмов (1970–1976 елларда совхоз директоры), У.Х.Вәлиуллин (1976–2001 елларда совхоз директоры, аның җитәкчелегендә элиталы орлыкчылык матди-техник базасы булдырыла, терлекчелек комплекслары төзелә, игенчелек һәм терлекчелекнең яңа системалары кертелә, хуҗалык игенчелек һәм терлекчелектә алдынгы алымнар кертүдә һәм хезмәтне оештыруның яңа формалары мәктәбенә әверелә) зур өлеш кертәләр.

2005–2013 елларда “Золотой колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Авылда “Каприно” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли (элекке Лаеш сөт заводы җирлегендә булдырыла, 2002 елдан – “Татарстан сөте” ачык акционерлык җәмгыяте, 2006 елдан – “Вамин-Татарстан” ачык акционерлык җәмгыяте, 2017 елдан – “Источник здоровья” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан – хәзерге исемдә).

Мәгариф һәм мәдәният

1920 еллар ахырында элекке рухани йортында башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1974 елда яңа бина төзелә). 2006 елда Советлар союзы Герое А.П.Малышев исеме бирелә.

1986 елда “Столбище” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы белән бергә мәктәптә уку-җитештерү комбинаты ачыла. Мәктәптә Эзтабарлар хәрәкәте музее (1996 елдан, оештыручысы – В.Л.Трошин), экспозициясе А.П.Малышевка, хәрби тарихка багышлана; элегрәк төбәк тарихын өйрәнү музее (2000 еллар башыннан, оештыручысы – Р.М.Вафина) эшли.

Мәктәпне тәмамлаучыларга 2 мемориаль такта куелган: – Т.Ф.Вәлиев (1963–1982) – Әфган сугышында һәлак була, Н.В.Кондратьев (1981–2001) – Чечня территориясендә сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, Батырлык ордены кавалеры (үлгәннән соң).

Авылда “Сказка” балалар бакчасы (2014 елдан), дәвалау амбулаториясе, мәдәният йорты, китапханә (1951 елдан, мәдәният йорты бинасында), мәчет (1996 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Надежда” (2004 елдан), “Пой душа” (2012 елдан) рус җыр ансамбльләре, “Смайлик” балалар театр (2011 елдан), “Хрустальный ветер” (2011 елдан), “Голос” (2012 елдан) вокаль,”Йолдызлык” эстрада-халык биюеләре (2012 елдан) коллективлары эшли.

1961–2012 елларда авылда картлар һәм инвалидлар йорты эшли.

Авылдан тирәсендә ТРның табигать истәлекләре урнашкан: “Столбище күле” (Хәерби авылы) һәм “Куян күле”. Авылдан көньяктарак – Кече Куян күле, көнбатыштарак – Кышкы юл, көньяк-көнбатыштарак Четово күле (ТРның табигать истәлеге “Күл акчарлаклары колониясе” составына керә) бар.

1963–2003 елларда Алтай тиеннәре (тиен-телеутка) климатка җайлашуы өчен Столбище тыюлыгы эшли. Анда поши, төлке, бурсык, сусар, Америка чәшкесе, ак куян яши.

Күренекле кешеләре

В.М.Ермолаев (1931 еда туган) – спортчы, тренер, судья (полиатлон), заманча биш төр көрәш буенча СССРның српорт остасы, ТРның атказанган физик культура хезмәткәре, Россия чемпионы (1990, 1992, 1996–1998, 2000, 2002–2003), ветераннар арасында дөнья чемпионы (1992, 2001, 2003);

Ю.И.Матяшин (1939 елда туган) – техник фәннәр докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе, РФнең Югары профессиональ белем бирү мактаулы хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 236 ир-ат;
1859 елда – 849,
1897 елда – 1347,
1908 елда – 1475,
1920 елда – 1332,
1926 елда – 1751,
1949 елда – 1176,
1958 елда – 740,
1970 елда – 2445,
1979 елда – 2626,
1989 елда – 2872,
2002 елда – 3641,
2010 елда – 4018,
2017 елда – 5192 кеше (руслар – 66%, татарлар – 31%).