Тарихы

Якынча 1557 елда Казан ханлыгы чорындагы татар авылы урынында нигез салына. Төрле алпавытлар (1565 елда С.М.Кайсаров) милкендә була.

Халкы 1599 елда – сарай крәстияннәре, 1797 елдан удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, тимерчелек, арба ясау һәм он тарту кәсепчелеге, ит белән сәүдә итү тарала.

XX йөз башында авылда Казан-Богородица чиркәве, земство мәктәбе (1886 елда ачыла), 4 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1525,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Столбище волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авылы районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Никольский авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Искра” колхозы оештырыла. 1950 елда – “Спартак” колхозы (Тетеево авылы), 1957 елда – “Комсомольский” совхозы (Астраханка, Дятлово, Макаровка, Тамгачы, Атабай, Күнтәч, Нурминкә, Сапуголи, Сиңгел, Татар Сараланы, Ташкирмән, Тетеево авыллары, Рус Сараланы поселогы), 1960 елда – “Столбище” совхозы, 1964 елда “Волжский” совхозы составына керә, “Волжский” авыл хуҗалыгы җитештерү хуҗалыгы итеп үзгәртелә.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл территориясендә ТР табигать истәлеге “Сапуголи күле” урнашкан.

Күренекле кешеләре

А.Н.Калмыков (1946–1996) – зоотехник-селекционер, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1646 елда – 184,
1782 елда – 157 ир-ат;
1859 елда – 748,
1897 һәм 1908 елларда – 1121әр,
1920 елда – 1063,
1926 елда – 1019,
1949 елда – 592,
1958 елда – 448,
1970 елда – 323,
1979 елда – 189,
1989 елда – 52,
2002 елда – 51,
2010 елда – 24,
2017 елда – 98 кеше (руслар).