Тарихы

XVIII йөз башында алпавыт М.Н.Кудрявцев тарафыннана нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Троицкий исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук челтәр бәйләү кәсепчелеге тарала.

1722 елда авылда Н.Н.Кудрявцев акчасына (башка версия буенча, Я.Я.Кудрявцев акчасына) Изге Троица чиркәве төзелә, 1766–1776 елларда – Я.Н.Кудрявцев акчасына Владимир Изге Ана Чудотворная иконасы хөрмәтенә янкорма, 1850 елда алпавыт Ф.Л.Билетов акчасына чаң манарасы төзелә (1930 елларда ябыла, 2009 елда Казанның Кизик монастырена тапшырыла; барокко стилендә дини архитектура истәлеге, чаң манарасы – классицизм стилендә). Чиркәүдә “Знамение” Изге Ана иконасы бар (1718 ел).

XX йөз башында авылда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (1898 елда ачыла), җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 295,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Чырпы волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Кече Елга авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Красная полянка” колхозы оештырыла, 1949 елдан “Красное поле” колхозы составында (Шуран авылы). 1954 елда “Красное поле” һәм “Победитель” колхозлары Маленков исемендәге колхозга берләштерелә.

1958 (1959) елда авыл “Победа” колхозы составына керә, 1995–2003 елларда “Победа” күмәк предприятиесе, 2003 елда “Идел” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006 елда “Вамин Татарстана” ышанычлылык ширкәте, 2013 елда “Сөт иле” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елда “Просто молоко Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Мәдәният

Авыл тирәсендә археология истәлекләре ачыклана: I һәм II Полянка туктаулыклары (Казан яны культурасы), Кама елгасы сулары белән юылган.

Халык саны

1782 елда – 50 ир-ат;
1859 елда – 244,
1897 елда – 325,
1908 елда – 420,
1920 елда – 417,
1926 елда – 445,
1938 елда – 386,
1949 елда – 324,
1958 елда – 176,
1970 елда – 70,
1979 елда – 45,
1989 елда – 23,
2002 елда – 23,
2010 елда – 18,
2017 елда – 8 кеше (руслар).