Тарихы

1649 елдан Салтык авылы буларак мәгълүм. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 493 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Державин волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Сокуры авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елдан – авыл Чапаев исемендәге колхоз (үзәк утары сокуры авылында), 1960 елдан “Столбище” совхозы составында, 1990 еллардан – “Центральное” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы.

Мәдәният

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла:

  • I Обухово туктаулыгы (неолит, фаразланганча, бронза дәвере),
  • Обухово табылдыгы (неолит-бронза дәвере),
  • Обухово табылдыклары (неолит-бронза дәвере)

Халык саны

1782 елда – 85 ир-ат;
1859 елда – 216,
1897 елда – 203,
1908 елда – 232,
1920 елда – 327,
1926 елда – 347,
1949 елда – 288,
1958 елда – 260,
1970 елда – 149,
1979 елда – 84,
1989 елда – 62,
2002 елда – 69,
2010 елда – 68,
2017 елда – 98 кеше (татарлар – 59,6%, руслар – 40,3%).