- РУС
- ТАТ
Татарстанның Лаеш районындагы авыл. Лаеш шәһәреннән 40 км төньяк-көнбатыштарак, Казан – Оренбург автомобиль юлы буенда урнашкан
Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кычей Кабан исеме белән дә билгеле.
Казан җирләрендә азатлык сугышлары (1552–1556 елларда) чорында авылда яшәүчеләр калмый, бу җирләр Казан Спас-Преображение монастырена бирелә. Рус авылына XVII йөз ахырында Олы Кабан авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, 6 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 2 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1624,5 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Столбище волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.
Хәзер Олы Кабан авыл җирлеге үзәге.
1931 елда авылда “13 лет Октября” колхозы оештырыла (үзәк утары Кече Кабан авылында). 1958 елда “Борьба” (Олы Кабан авылы), “13 лет Октября”, “Красная звезда” (Усад авылы) колхозлары “Борьба” колхозына берләштерелә, 1960–2005 елларда авыл “Столбище” совхозы составында.
Авылда фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан), мәчет (2000 елдан) бар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.