Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVI йөзнең икенче яртысыннан авыл йомышлы татарлар, соңрак рус алпавытлары милкендә була (XVIII йөзнең беренче яртысында – алпавытлар Нееловлар, завод хуҗалары Демидовлар, 1770 елларда – М.О.Неелова, И.Н.Демидов, И.Ф.Дряблов, Г.Осокин, XIX йөздә полковник Горский милкендә).

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук олаучылык, мич чыгару, түбә ябу һәм балта эше кәсепчелеге, агачтан савыт-саба эшләү тарала.

XIX йөз ахырында авылда ат заводы була.

1880 елда алпавыт подполковник Н.С.Есипов акчасына Покров чиркәве төзелә (роман, псевдоготик һәм классицизм стильләрендәге декоратив элементлар белән эклектика стилендә дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1884 елда ачыла), халыкта аек яшәү рәвеше тәрбияләүче попечительлек уку өе, 2 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 818,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Державин волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Көек авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1922 елда “Заря” авыл хуҗалыгы артеле булдырыла, 1930 елда “Чапаев” колхозы оештырыла, 1963 елда – “Путь Ленина” колхозы (үзәк утары Лаешта), аннары “Спектр” күмәк хуҗалыгы составына керә.

Мәгариф

Авылда мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

В.П. Фадеев (1920–2003) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, РСФСРның атказанган халыкка хезмәт күрсәтү хезмәткәре, ТАССРның халыкка хезмәт күрсәтү министры (1966–1984 елларда), Ленин , 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы (өч тапкыр), “Почет билгесе” орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 110 ир-ат;
1859 елда – 600,
1897 елда – 875,
1908 елда – 979,
1920 елда – 1060,
1926 елда – 1186,
1938 елда – 1002,
1949 елда – 788,
1958 елда – 469,
1970 елда – 244,
1979 елда – 90,
1989 елда – 15,
2002 елда – 5,
2010 елда – 1,
2017 елда – 2 кеше (руслар).