Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. Беренче исеме – Евлушиик.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1527 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Астраханка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Көек авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Яшәсен иркенлек” колхозы оештырыла. 1960 елларда “Путь Ленина” колхозына (үзәк утары Лаешта) керә. 1970 елда бер үк исемдәге совхоз итеп үзгәртелә, 1980 еллар ахырында – “Кама” күмәк предприятиесе, аннары – “Кама” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, соңрак – “Алтын башак” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2013 елда бетерелә).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп була.

Хәзер фельдшер-акушерлык пункты (2016 елдан клуб белән бер бинада), клуб (1965 елдан, яңа бина 2016 елда төзелә) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләе табыла:

  • I Яушыек табылдыгы (Казан яны культурасы),
  • II Яушыек табылдыгы (монголларгача чор Болгар истәлеге),
  • III Яушыек табылдыгы (неолит – бронза дәвере),
  • I Яушыек туктаулыгы (Казан яны культурасының Маклашеевка этабы),
  • II Яушыек туктаулыгы (Казан яны культурасының Атабай этабы),
  • III Яушыек туктаулыгы (Казан яны культурасының Балым-Карташиха этабы),
  • IV Яушыек туктаулыгы (Казан яны культурасы),
  • V һәм VI Яушыек туктаулыклары (неолит дәвере, бронзаның соңгы чоры дәвере истәлеге).

Күренекле кешеләре

Ф.К.Әхтәмова (1939–2012) – актриса, ТРның халык артисткасы (2017 елда мәдәният йортында мемориаль такта куела).

Халык саны

1782 елда – 52,
1859 елда – 217 ир-ат;
1897 елда – 718,
1908 елда – 884,
1920 елда – 950,
1926 елда – 967,
1938 елда – 592,
1949 елда – 428,
1958 елда – 405,
1970 елда – 330,
1979 елда – 213,
1989 елда – 137,
2002 елда – 110,
2010 елда – 84,
2017 елда – 92 кеше (татарлар).