Тарихы

1565–1567 еллардан Ячы (Ачи) авылы буларак мәгълүм. Казан өязенең 1647–1656 елгы Писцовый кенәгәсендә – Никольский авылы. Бер версия буенча, авылга шагыйрь Г.Р.Державинның әтисе тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Никольский исеме белән дә билгеле.

Башка версия буенча, авылга 1697 елда алпавыт Хрущёв нигез сала.

XVII йөздә авылның бер өлеше Г.Р.Державин бабасы әтисенең туганы милкендә була.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре (дворян Хрущёвларның элекке крепостнойлары) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тәгәрмәч ясау, кирпеч сугу кәсепчелеге тарала.

1715 елда Николай Чудотворец чиркәве төзелә, 1874–1881 елларда архитектор Б.А.Иванов проекты буенча чиркәүнең икенче каты төзелә, 1883 елда чиркәүдән аерым чаң манарасы торгызыла (1930 елдан янгын каланчасы буларак файдаланыла, аннары гараж була, 1993 елда реставрацияләнә; классицизм стилендәге корылмалар белән тулыландырылган барокко стилендәге дини архитектура истәлеге).

1881 елда чиркәү коймасының көньяк-көнбатыш почмагында Александр Невский кәшәнәсе төзелә. 1892 елда архитектор Ф.Н.Малиновский проекты буенча, 1888 елның 17 октябрендә император Александр III не үлемнән алып калу истәлегенә икенче кәшәнә төзелә.

Г.Р.Державинның 100 еллык юбилее хөрмәтенә 1847 елда Лаеш дворяннары һәм зыялылары җыйган акчага, авылда шагыйрьгә бронза һәйкәл куела (1881 елда Казанга күчерелә).

1870 елда земство мәктәбе ачыла (1883 елда мәктәп өчен бинаны С.Т.Демидов бүләк итә).

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, земство мәктәбе, Халыкта аек яшәү рәвеше тәрбияләүче уку өе, тимерче алачыгы, 2 җил тегермәне, 5 кирпеч сугу йорты, казна шәраб кибете, 2 сыраханә һәм 7 вак-төякләр кибете, базарлар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1372,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Державин волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССР ның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

1950 елларда Куйбышев сусаклагычында су күтәрелеп, су астында калган кайбер авыллардан (Татар Агайбашы һ.б.) татарлар Державин авылына килеп төпләнәләр.

Хәзер Державин авыл җирлеге хакимияте үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1922 елда – авылда “Свобода” авыл хуҗалыгы артеле, 1929 елда “Новый путь” колхозы (беренче рәисе – О.Т.Кириллов) оештырыла. 1931 елда колхоз “Красная Звезда” сәнәгать колхозы итеп үзгәртелә, соңрак “Новый путь” сәнәгать артеле итеп үзгәртеп корыла. 1953 елда авылга Вахитов исемендәге колхоз (Татар Агайбашы авылы) күчерелә.

1957 елда колхоз 25 Октябрь исемендәге совхоз составына (Мәмәт, Бутыри авыллары, Александровка, Түбән Кармачы, 25 Октябрь исемендәге совхоз поселоклары) керә. 1965 елда 25 Октябрь исемендәге совхоз җирлегендә “Россия” совхозы (Емельяново, Урта Девятово, Смолдеярово авыллары, үзәк утары Урта Девятово авылында) оештырыла.

1988 елда авыл мөстәкыйль “Державин” совхозына аерылып чыга (директоры – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Г.Г.Вафин). 1994 елда совхоз күмәк өлешле предприятие итеп үзгәртелә. 1996 елдан “Державин” крәстиян хуҗалыклары арендаторлары ассоциациясе.

1998 елда берничә крәстиян хуҗалыгына бүленә, алар арасында – “Яңа юл” крәстиян хуҗалыгы. 2004 елда “Яңа юл” крәстиян хуҗалыгы “Агро-5” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә.

Мәгариф һәм мәдәният

1935 елда крәстиян яшьләр мәктәбе ачыла, соңрак – сигезьеллык, 1966 елда – урта (күрше авыллардан килеп укучылар өчен интернат төзелә), 1973 елда – сигезьеллык, 1983 елда – башлангыч, 1984 елда – сигезьеллык, 1989 елда урта мәктәп (2005 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда китапханә (1937 елдан, 1933 елда уку өе буларак ачыла, 2013 елдан авыл советы бинасында), “Йолдызкай” балалар бакчасы (1986 елдан), Күп функцияле үзәк (2013 елдан, аңа мәдәният йорты, музей почмагы, фельдшер-акушерлык пункты керә), мәчет (1992 елдан) бар.

Китапханә каршында төбәк тарихын өйрәнү музее оештырыла (2000 елдан, оештыручысы – А.И.Шәвәлиева), 2013 елда мәдәният үзәгенә күчерелә.

Мәдәният йорты каршында “Жасмин” хореография (2005 елдан), “Айсылу” балалар хореография (2010 елдан), “Асылъяр” һәм “Сандугач” вокаль (икесе дә – 2012 елдан) коллективлары эшли.

Рус зиратында 2011 елда кәшәнә төзелә, 2014 елда халык акчасына А.Невский кәшәнәсе реставрацияләнә.

Авылда бай крәстияннәр Т.Ф. һәм А.Ф.Лазаревларның йортлары сакланган (1903–1904 еллар).

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Державин табылдыгы (бронза дәвере) ачыклана.

Күренекле кешеләре

Дан орденының тулы кавалеры К.З.Җаббаровның тормышы авыл белән бәйле, ул авыл зиратында җирләнгән.

Халык саны

1782 елда – 144 ир-ат;
1859 елда – 734,
1897 елда – 1017,
1908 елда – 1042,
1926 елда – 1231,
1938 елда – 708,
1949 елда – 355,
1958 елда – 882,
1970 елда – 791,
1979 елда – 462,
1989 елда – 337,
2002 елда – 466,
2010 елда – 453,
2017 елда – 466 кеше (татарлар – 98%, руслар – 2%).