Тарихы

1550 елларда нигез салына.

1585 елга кадәр Бутыри авылындагы алпавыт җирләре Г.Р.Державин бабасының бабасы Василий Державин милкендә була. 1861 елда ул җирләрнең хуҗалары – алпавыт хатын Н.И.Клушина (Г.Р.Державинның туганнан туган энесенең оныгы) һәм В.А.Клушин (1861–1863 елларда мировой арадашчы, Лаеш земство управасы рәисе) була.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкыныңтөп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында Казан Богородица чиркәве (1897 елда Петербург сәүдәгәре Н.П.Хвастушин һәм җирле алпавыт М.В.Клушин акчасына, архитектор Ф.Н.Малиновский проекты буенча төзелә), земство мәктәбе (1875 елда алпавыт хатын Клушина башлангычы белән ачыла, төзелеш өчен акчаның бер өлешен ул бирә), 2 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 184 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Державин волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Александровка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында – авыл “Активист” колхозы, 1965 елда Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге совхоз (Александровка, Түбән Кармачы, Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге совхозы поселоклары, Бутыри, Державино авыллары) составына керә, берничә тапкыр үзгәртеп оештырыла.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимияте елларында авылда клуб эшли. 2008 елда Казан Изге Ана иконасы кәшәнәсе булдырыла.

Халык саны

1782 елда – 43 ир-ат;
1859 елда – 386,
1897 елда – 565,
1908 елда – 574,
1920 елда – 663,
1926 елда – 644,
1938 елда – 438,
1949 елда – 240,
1958 елда – 147,
1970 елда – 155,
1979 елда – 81,
1989 елда – 53,
2002 елда – 33,
2010 елда – 26,
2017 елда – 45 кеше (руслар).