Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Введенский исеме белән дә билгеле. Писцовый кенәгәдә 1567 елда телгә алына. Казан архиерей йорты милкенә карый.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт (элек – экономик, 1764 елга кадәр – монастырь) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, сарык тиресе эшкәртү һәм тимерчелек кәсепчелеге, Казанда ит белән сәүдә итү тарала.

1560 елда авылда Казан һәм Зөя архиепискобы Гурий тарафыннан Спас-Преображенье чиркәве нигезләнә, сакланып калган кирпеч бина якынча 1764 елда салына, 1866 елда үзгәртеп төзелә (барокко стилендә дини архитектура истәлеге; XIX йөз рәсемнәре сакланган, 1990 елдан эшли).

1840 елда Дәүләт милке министрлыгы мәктәбе ачыла, 1869 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә (1912 елда 110 ир бала һәм 28 кыз бала укый; яңа бина 1913 елда төзелә).

XX йөз башында авылда 5 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 2 тимерче алачыгы, казна шәраб һәм 8 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 4055,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Столбище волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Казан авылы, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Олы Кабан авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерүнең беренче елларында авылда “Борьба” колхозы оештырыла, 1958 елда “Борьба”, “13 лет Октября” (Олы Кабан авылы), “Красная звезда” (Усад авылы) колхозлары “Борьба” колхозына берләштерелә, 1960–2005 елларда авыл “Столбище” совхозы составында.

Мәгариф һәм мәдәният

1939 елда башлангыч мәктәп – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 1989 елда урта мәктәп (2001 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. Мәктәп каршында Балалар сәнгать мәктәбе филиалы эшли.

Авылда шулай ук мәдәният йорты (2014 елдан, 1956 елдан клуб), “Ладушки” балалар бакчасы (2015 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, “Һава” мәчете (2017 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Хорошие друзья”, “Девчата” вокаль коллективлары эшли (барысы да – 2005 елдан).

Авылдан 6 км төньяк-көнчыгыштарак ТР табигать истәлеге – “Урман күле” урнашкан.

Авылда археология истәлеге – Кабан табылдыгы (якынча, бронза гасыры) ачыклана.

Күренекле кешеләре

В.И.Андреев (1940–2015) – педагог, педагогика фәннәре докторы, Казан университетының педагогика һәм психология (1985–1994 елларда), педагогика (1994–2010 елларда) кафедралары мөдире;

П.И.Наумов (1912–1991) – Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша, Дан орденының тулы кавалеры, сугыштан соң туган авылында яши һәм эшли, анда бер урам аның исеме белән атала.

Халык саны

1782 елда – 285 ир-ат;
1859 елда – 998,
1884 елда – 1172,
1897 елда – 1407,
1920 елда – 1547,
1926 елда – 1669,
1949 елда – 983,
1958 елда – 1060,
1970 елда – 610,
1979 елда – 598,
1989 елда – 508,
2002 елда – 543,
2010 елда – 646,
2017 елда – 974 кеше (руслар).