Тарихы

1602 елдан мәгълүм. Беренче исеме – Тәгәнеч.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре (элек дворян Комаровларның крепостнойлары) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе, тимерче алачыгы була. Авыл җәмәгатенең имана җире 286,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Державин волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның декабреннән Лаеш районында.

Хәзер Егорьево авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Комбайн” колхозы оештырыла, 1953 елда аңа “Красная Армия” (Чемодурово авылы, юкка чыккан) һәм “Тракторист” (1950 елларда үзәк утары Егорьево авылында, 1960 елларда Каип авылында) колхозлары кушыла.

1967 елда “Комбайн” колхозы һәм XIX партсъезд исемендәге колхоз (Пальцовка авылы) “50 лет Октября” колхозына (үзәк утары Каип авылында) берләштерелә, 1978 елда “Каип” совхозы итеп үзгәртелә.

Хәзер авыл территориясендә “Березовка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең терлекчелек предприятиесе эшли.

Авылдан 1,5 км төньяк-көнбатыштарак Березовка минерал буяу рудалары чыганагы бар (1949 елда ачыла).

Халык саны

1782 елда – 67 ир-ат;
1859 елда – 163,
1897 елда – 287,
1908 елда – 330,
1910 елда – 368,
1920 елда – 420,
1926 елда – 527,
1938 елда – 240,
1949 елда – 278,
1958 елда – 292,
1970 елда – 215,
1979 елда – 138,
1989 елда – 75,
2002 елда – 64,
2010 елда – 76,
2017 елда – 64 кеше (руслар – 72%).