Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан Беляк исеме белән мәгълүм. XVII йөз башында авыл тирәсендәге җирләр Казанның Спас-Преображение монастырена бирелә һәм рус крәстияннәре урнаштырыла.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе, 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 668 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Астраханка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Никольский авыл җирлеге составында.

Халык саны

1646 елда – 81,
1782 елда – 59 ир-ат;
1859 елда – 245,
1897 елда – 334,
1908 елда – 384,
1920 елда – 390,
1926 елда – 405,
1949 елда – 270,
1958 елда – 240,
1970 елда – 131,
1979 елда – 68,
1989 елда – 20,
2002 елда – 6,
2010 елда – 1,
2017 елда – 2 кеше (руслар).