Тарихы

1619 елдан Качкынчы буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Костенеево, Ятмас буларак телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Авыл тирәсендә бакыр рудниклары урнаша.

XX йөз башында мәчет, мәктәп, вак-төякләр кибете, тимерче алачыгы була. Авыл җәмәгатенең имана җире 963,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Ятмас-Дусай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл таң” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ш.Хисмәтуллин), 1957 елдан – “Нырты” совхозы (Нырты совхозы поселогы), 1983 елдан – “Дусай” совхозы (Ятмас-Дусай авылы) (1994 елдан – “Дусай” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Дусай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2002 елдан – “Мишә” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Дружба” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Мишә” бүлеге), 2017 елдан – “Искра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп эшли (1932 елдан, 1967 һәм 2004 елларда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1960 елдан, 1998 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1995 елдан), китапханә (1954 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1960 елдан), “Зәйтүнә” мәчете (1994 елдан), янгыннан саклау посты (2009 елдан), балалар мәйданчыгы бар.

Мәктәптә 2010 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли (оештыручысы – А.Зиннәтова).

Мәдәният йорты каршында “Өмет” (2000 елдан) һәм “Талир тәңкә” (2008 елдан) хореография коллективлары эшли.

Авыл янында Дусай авылының беренче мулласы җирләнгән кабер сакланган, авыл халкы аны изге саный.

Авыл яныннан Мәскәү-Екатеринбург “Екатерина”тракты уза (таш терәкләре, таш юлның зур булмаган участоклары сакланган).

Авыл зираты территориясендә 1676 елга нисбәтле (Мөхәммәт мулла улы Кадыйрга куелган) кабер ташы табыла, ул районда сакланган иң борынгы кабер ташларының берсе.

“Күз чишмәсе” (үзенең шифалы узлекләре белән танылган), ”Изгеләр чишмәсе”, “Зифа чишмәсе” һәм “Хәдичә чишмәсе” бар.

Күренекле кешеләре

И.Г.Гәрәев (1939 елда туган) – Саба районының Югары Утар балалар интернат-йорты директоры (1969 елдан), ТАССР һәм РСФСРның атказанган социаль тәэмин итү хезмәткәре;

Р.Г.Зыятдинов (1942 елда туган) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, “Нырты” совхозы директоры (1978–1985 елларда), катнаш терлек азыгы заводы директоры (1985–2004 елларда), 3 нче дәрәҗә хезмәт Даны ордены кавалеры, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

М.М.Мансуров (1933–2018) – ТР һәм РФнең атказанган төзүчесе, Кукмара Колхозара төзелеш оешмасы җитәкчесе (1977–1994 елларда), “Почёт билгесе”, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, Зур Кукмара урта мәктәбе аның исеме белән атала, мәктәп ишегалдында аның бюсты куелган;

Р.М.Мансуров (1958 елда туган) – педагогика фәннәре кандидаты, РФнең атказанган укытучысы;

Ш.Г.Шәйхетдинов (?) – полковник.

Халык саны

1782 елда – 58 ир-ат;
1859 елда – 320,
1897 елда – 458,
1908 елда – 537,
1920 елда – 519,
1926 елда – 552,
1949 елда – 445,
1958 елда – 406,
1970 елда – 478,
1979 елда – 442,
1989 елда – 355,
2002 елда – 366,
2010 елда – 348,
2017 елда – 323 кеше (татарлар).