Тарихы

1678 елдан Едигер буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Деревня по речке Едыгер исеме белән телгә алына.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук курыс төшерү-мунчала ясау, бүрек тегү, сарык тиресе эшкәртү һәм йон тетү кәсепчелеге тарала.

1743 һәм 1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, 2 мәдрәсә (кадими һәм җәдит), 2 су тегермәне, 6 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1452,1 дисәтинә тәшкил итә.

1928 – 1958 елларда “Кызыл бүрекче” артеле (бер цехы Галиев Бикморза бай йортында урнаша; 112 эшче исәпләнә) эшли, мех бүрекләрдән тыш, артельдә – туннар, кыска туннар, сугыш вакытында шинель һәм гимнастёркалар тегелә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Ядегәр волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921 елдан – Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Ядегәр авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Кызыл бүрекче” колхозы оештырыла, 1958 елдан – Киров исемендәге колхоз (Ядегәр авылы), 1963 елдан – “Восток” колхозы (Ядегәр авылы), 1994 елдан – “Восток” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2001 елдан – “Восток” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы артеле, 2007 елдан “Восток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында. 2015 елның апреленнән “Восток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте голштин токымлы мөгезле эре терлек үрчетү заводы санала.

Халкы күбесенчә “Восток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, мега-фермада, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда мәдрәсә бинасында башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык (1974 елда яңа бина төзелә), 1986 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2010 елдан Гафият Гарифуллин исемендә.

Мәктәптә 1989 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – А.Г.Хәйруллина) эшли.

2017 елдан Казан федераль университеты белән бергә укучылар һәм студентларның Г.Каюмов исемендәге “Эзләнүләр аша камиллеккә” дип аталган республика фәнни-тикшеренү укулары уздырыла.

Авылда шулай ук мәдәният йорты (1983 елдан), китапханә (1957 елдан, 1983 елдан мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1980 елдан, 2018 елдан яңа бинада), дәвалау амбулаториясе (1986 елдан), “Габделхак” мәчете (1994 елдан), мәчет каршында “Фәиз” мәдрәсәсе (2018 елдан) эшли, спорт мәйданчыгы (2016 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Күбәләк” (1996 елдан) һәм “Әйлән-бәйлән” (2006 елдан) хореография коллективлары эшли.

Төзекләндерелгән “Сәвия” чишмәсе (2016 елдан) бар.

1941 елның декабреннән 1942 елның март азагына кадәр авылда 147 нче укчылар дивизиясенең 600 нче укчылар полкы (1 нче укчылар батальоны) урнаша (6 хәрби хезмәткәр авыл зиратында туганнар каберендә җирләнгән, кабер ташы куелган).

Авылда Галиев Бикморза байның йорты (анда озак еллар авыл советы урнашкан була) һәм келәте (XIX йөз ахыры) сакланган. Аның калган йортлары сүтелә һәм “Кызыл бүрекче” артеле цехлары һәм склад биналары төзү өчен файдаланыла.

1998–1999 елларда эпиграфия экспедициясе барышында авылда XIX йөз – XX йөз башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 27 кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

Ф.Ф.Исмәгыйлев (1974 елда туган) – спорт остасы, милли көрәш буенча РФ чемпионы;

А.К.Касыймов (1940 елда туган) – урманчылык белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор;

Г.Г.Каюмов (1921–1999) – педагог, ТРның дин эшлеклесе һәм мәгърифәтчесе, авыл мәчете аның исеме белән атала;

А.Ф.Сабитов (1951 елда туган) – журналист, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, лауреат С.Кәримуллин исемендәге бүләк лауреаты;

Р.З.Хәбибуллин (1950 елда туган) – Агросәнәгать һәм транспорт комплексын проектлау институты генераль директоры (2010 елдан), ТР һәм РФнең атказанган төзүчесе.

Халык саны

1782 елда – 250 ир-ат;
1859 елда – 1043,
1897 елда – 1130,
1908 елда – 1345,
1920 елда – 1201,
1926 елда – 1094,
1938 елда – 1018,
1949 елда – 1093,
1958 елда – 610,
1970 елда – 497,
1979 елда – 459,
1989 елда – 487,
2002 елда – 546,
2010 елда – 497,
2017 елда – 523 кеше (татарлар).