Тарихы

1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Крещеный Шемордан исеме белән телгә алына.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек кәсепчелеге тарала.

1874 елда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла (керәшен-татар мәктәбе, бер сыйныфлы, үз бинасында урнаша).

XX йөз башында авылда 2 мәчет, 2 сарык тиресе иләү йорты, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1235,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Ядегәр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Ядегәр авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Субаш” колхозы оештырыла, 1952 елдан – “Таң” колхозы (Түбән Шәмәрдән авылы), 1958 елдан – Киров исемендәге колхоз (Ядегәр авылы) составында, 1963 елда “Восток” колхозы итеп үзгәртелә, 1994 елдан – “Восток” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2001 елдан – “Восток” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы артеле, 2007 елдан “Восток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә “Восток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2018 елга кадәр башлангыч мәктәп (1989 елда үз бинасы төзелә) эшли.

Авылда клуб, мәчет (1994 елдан) бар. Клуб каршында “Салават күпере” (1996 елдан) һәм “Ләззәт” (2002 елдан) хореография коллективлары эшли.

Төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

В.С.Мәүликов (1943–2015) – ташчы, Социалистик Хезмәт Герое, ТАССРның атказанган төзүчесе, “Почет билгесе”, Октябрь Революциясе орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 138 ир-ат;
1859 елда – 506,
1897 елда – 625,
1908 елда – 634,
1920 елда – 828,
1926 елда – 574,
1938 елда – 532,
1958 елда – 324,
1970 елда – 244,
1979 елда – 214,
1989 елда – 175,
2002 елда – 188,
2010 елда – 172,
2017 елда – 178 кеше (татарлар).