Тарихы

XVI йөз ахырында нигез салына. Элек шулай ук Верхний Кукмор исемен йөртә.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез-киез итек басу һәм йон тетү кәсепчелеге тарала.

1875 елда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла (вакытлыча алынган крәстиян йортында урнаша), 1912 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә.

XX йөз башында авылда ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1022,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Урта Кумор авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “ВыльСюрес” колхозы оештырыла, 1950 елдан – “Виль Кужым” колхозы (Урта Кумор авылы) (1993 елдан – “Виль Кужым” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Виль Кужым” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2014 елдан – “Сөт иле – Әсәнбаш”филиалы, 2017 елдан “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1981 елдан), клуб (1986 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1995 елдан) бар.

Клуб каршында “Солнышко” балалар хореография коллективы (2005 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Б.И.Искандиров (1935 елда туган) – җитештерү алдынгысы, “Виль Кужым” колхозы тракторчысы (1959–1995 елларда), авыл хуҗалыгы өлкәсендә РСФСРның социалистик ярышта җиңүче (1965 һәм 1975 елларда), Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары кавалеры;

К.П.Петров (1925–1989) – фтизиатр, медицина фәннәре кандидаты, Ижевск медицина институты доценты.

Халык саны

1782 елда – 71 ир-ат;
1859 елда – 446,
1897 елда – 574,
1908 елда – 595,
1920 елда – 560,
1926 елда – 488,
1938 елда – 475,
1949 елда – 422,
1958 елда – 420,
1970 елда – 431,
1979 елда – 460,
1989 елда – 308,
2002 елда – 341,
2010 елда – 335,
2017 елда – 339 кеше (удмуртлар).