Тарихы

XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 959,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Лыябаш-Кләүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Кукмара районында.

Хәзер Түбән Өскебаш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Удар ел” колхозы оештырыла, 1956 елдан – Ворошилов исемендәге колхоз (Югары Өскебаш авылы), 1959 елдан – “Авангард” колхозы, 1963 елдан – “Алга” колхозы (Түбән Өскебаш авылы), 1965 елдан – “Таң” колхозы (Түбән Өскебаш авылы) (1994 елдан – “Таң” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2004 елдан “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2007 елдан “Тукай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла (1934 елда яңа бина төзелә), 1938 елда – җидееллык, 1941 елда – башлангыч, 1949 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1982 елда башлангыч (2004 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда шулай ук клуб (1950 елдан, 2008 елдан яңа бинада), китапханә (1956 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2008 елдан), мәчет (1993 елдан) бар.

Клуб каршында “Карлыгач” (1999 елдан) һәм “Гөрләвек” (2001 елдан) хореография коллективлары эшли.

Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.

Авыл зираты территориясендә XIX йөз – XX йөз башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 8 кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

З.Н.Абдуллин (1949 елда туган) – урманчы, ТРның атказанган урманчысы (1994), ТР урман хуҗалыгы министры (2006–2014 елларда);

С.Ә.Әхтәмов (1926–2014, Кукмара шәһәрендә җирләнә) – Советлар Союзы Герое, полковник, Ленин, Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, Казанның мактаулы гражданы. Манзарас урта мәктәбе аның исемен йөртә. Түбән Өскебаш авылында Геройлар аллеясында аның бюсты куелган.

Халык саны

1782 елда – 39 ир-ат;
1859 елда – 477,
1897 елда – 753,
1908 елда – 860,
1920 елда – 892,
1926 елда – 1206,
1949 елда – 663,
1958 елда – 533,
1970 елда – 404,
1979 елда – 352,
1989 елда – 280,
2002 елда – 244,
2010 елда – 218,
2017 елда – 211 кеше (татарлар).