Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Деревня по речке Урясь буларак билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек кәсепчелеге тарала.

1868 елда – авылда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (бер сыйныфлы, ир балалар, керәшен татар мәктәбе, вакытлыча алынган йортта урнаша), 1897 елда кыз балалар мәктәбе ачыла. 1910 елда борадәрлек мәктәбе земство мәктәбе итеп үзгәртелә.

XX йөз башында ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете. “Ил” артеле (киез итек басу белән шөгыльләнә) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 998,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Түбән Үрәс авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл юл” колхозы оештырыла, 1950 елдан – “Красный крестьянин” (Үрәсбаш авылы), 1958 елдан – “Интернационал” колхозы (Түбән Үрәс авылы) (1993 елдан – “Интернационал” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе), 1997 елдан – “Агрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыяте, 2000 елдан – “Урясь” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елдан – “КукморАгроХимСервис” акционерлык җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – җиделлык, 1937 елда – сигезьеллык, 1967 елда – урта, 2009 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2012 елда ябыла.

Авылда шулай ук балалар бакчасы (1989 елдан), клуб, китапханә (1921 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан) бар.

Клуб каршында “Туганкайлар” фольклор коллективы (2010 елдан), “Ак чәчкә” һәм “Хыял” хореография коллективлары (икесе дә – 2015 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән “Микан” һәм “Сапьян” чишмәләре бар.

Күренекле кешеләре

В.Ф.Тимофеев (1962 елда туган) – инженер-механик, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 100 ир-ат;
1859 елда – 390,
1897 елда – 730,
1908 елда – 782,
1920 елда – 745,
1926 елда – 814,
1949 елда – 597,
1958 елда – 101,
1970 елда – 549,
1979 елда – 464,
1989 елда – 375,
2002 елда – 379,
2010 елда – 327,
2017 елда – 335 кеше (керәшен татарлар).