Тарихы

1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Пустошь по речке Туркач, Тукаш, Туркашева исемнәре белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук токарь һәм агач эше кәсепчелеге, йомычка җитештерүе тарала.

XVIII йөз ахырында авылда мәчет эшли.

XX йөз башында почта станциясе, мәчет (1829 елдан, 1930 елда ябыла), мәдрәсә (1895 елдан), су тегермәне, ярма яргыч, йон-тукыма ману һәм токарьлык эше йортлары була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 978,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Нырты авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елдан – авыл “Ярыш” колхозы (Төркәш авылы), 1958 елдан – “Нырты” нәселле терлек үрчетү совхозы (Нырты совхозы поселогы) (1994 елдан – “Нырты” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Нырты” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2007 елдан – “Дружба” агрофирмасы” “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Сөт иле – Дружба” филиалы, 2017 елдан – “Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елның маеннан декабрь азагына кадәр – “Искра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2019 елдан “Вахитов” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли (ат үрчетәләр, кура җиләге үстерәләр).

Мәгариф һәм мәдәният

1917–2018 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.

Шулай ук балалар бакчасы (1961 елдан, 2015 елдан мәктәп бинасында), клуб (мәчет бинасында урнаша, 1994 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1997 елдан, клуб бинасында), мәчет (1995 елдан) бар.

Төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Катык чишмәсе”, “Насыйр бабай чишмәсе”, “Җидегән чишмә”.

Авыл тирәсендә Петр I указы буенча корабльләр төзүгә кирәкле имәнлек утыртыла, элекке Мәскәү – Екатеринбург трактында 330 яшьлек бик зур имән сакланган (койма белән әйләндереп алынган) .

1995 елда археография экспедициясе барышында авылда 60ка якын кулъязма (шул исәптән XVIII йөзгә караган) табыла, алар арасында 1939 елда Төркәш авылы кешесе Г.Рәхмәтуллин тарафыннан язылган Төркәш авылы тарихы да бар.

Авыл зираты территориясендә XIX йөзгә нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 4 кабер ташы ачыклана.

Күренекле кешеләре

Х.С.Әхмәтов (1951 елда туган) – 1 нче ранг капитаны, Тын океан флотында 1 нче Тын океан океонография экспедициясе җитәкчесе;

Ф.Х.Җәүһәрова (1964 елда туган) – әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты, доцент, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе (2011–2019 елларда);

Я.З.Заһидуллин (1935 елда туган) – агроном, ТРның атказанган агрономы, “Гигант” колхозы (1962–1975 елларда), “Правда” колхозы (1980–1983 елларда) рәисе, Кукмара районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы (1983–1996 елларда), Хезмәт Кызыл Байрагы “Почёт билгесе” орденнары кавалеры;

А.Г.Кәлимуллина (1976 елда туган) – ТРның атказанган артисты, Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театры артисты;

Г.Ш.Нуриев (1955 елда туган) – табиб-рентгенолог, медицина фәннәре кандидаты;

З.Ш.Нуриев (1955 елда туган) – табиб-рентгенолог, медицина фәннәре кандидаты;

ТР атказанган химигы, техник фәннәр кандидаты, Казан дары заводы генераль директоры (2003–2017 елларда) Х.З.Гиниятовның тормышы авыл белән бәйле.

Халык саны

1782 елда – 24 ир-ат;
1834 елда – 179,
1859 елда – 336,
1877 елда – 439,
1897 елда – 750,
1908 елда – 830,
1914 елда – 989,
1920 елда – 866,
1926 елда – 1000,
1938 елда – 922,
1949 елда – 573,
1958 елда – 641,
1970 елда – 625,
1979 елда – 551,
1989 елда – 372,
2002 елда – 265,
2010 елда – 270,
2017 елда – 260 кеше (татарлар).