Тарихы

1678 елдан Починок по речке Томе буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Ураськино буларак телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез җитештерү һәм балта эше кәсепчелеге тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет (1800 елдан) була.

XX йөз башында 2 мәчет (беренчесе 1970 елларда сүтелә; икенчесе 1979 елга кадәр мәдәният йорты була) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1604 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Күкшел волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Туембаш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Октябрь ялкыны” колхозы оештырыла, 1944 елдан – Пушкин исемендәге колхоз (Туембаш авылы), 1960 елдан – “Татарстан” колхозы (Күкшел авылы), 1993 елдан – “Чулпан” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе (Күкшел авылы), 1997 елдан – “Ватан” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе (Туембаш авылы), 2006 елдан – “Тойма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Чаллы авылы) составында.

Халкы күбесенчә “Тойма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, киез итек басу, үсемлекчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла (Закир мулланың элекке йортында урнаша), 1950 елда – җидееллык (элекке мәчет бинасында), 1961 елда – сигезьеллык (1962 елда яңа бина төзелә), 1988 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәптә 1994 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – Г.М.Галимуллина) эшли.

Авылда шулай ук мәдәният йорты (1993 елдан), китапханә (1993 елдан), “Ләйсән” балалар бакчасы (2015 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1982 елдан), мәчет (2015 елдан; 1990–2015 елларда башка бинада була), футбол мәйданчыгы (2014 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Яшьлек” һәм “Дәртле чак” хореография коллективлары (икесе дә – 2013 елдан) эшли.

2016 елда ял паркы ачыла. Авылның көнбатышында “Шипр” тавы урнашкан, анда XVI–XVII йөзләрдә бакыр чыгарганнар.

Төзекләндерелгән 2 чишмә бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Туембаш авыллыгы (Казан ханлыгы чоры) табыла.

Авыл зираты территориясендә XX йөз башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 3 кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

Х.М.Әхмәтшин (1920–2017) – юрист, полковник, юридик фәннәр докторы, профессор, РСФСРның атказанган юристы, РФнең атказанган фән эшлеклесе;

И.Х.Габдрахманов (1960 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, игенчелек буенча ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары (2006 елдан);

В.К.Галимов (1935 елда туган) – Казанда ТР аксакаллар шурасы рәисе, “Шәһри Казан” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Халык саны

1859 елда – 740,
1905 елда – 1329,
1920 елда – 1317,
1926 елда – 1026,
1938 елда – 951,
1949 елда – 649,
1958 елда – 720,
1970 елда – 706,
1979 елда – 660,
1989 елда – 453,
2002 елда – 531,
2010 елда – 593,
2017 елда – 523 кеше (татарлар).