- РУС
- ТАТ
Татарстанның Кукмара районындагы авыл. Кукмара шәһәреннән 38 км көньяк-көнчыгыштарак, Консар елгасы буенда урнашкан
1680 елдан Пустошь по речке Тулле буларак мәгълүм.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук арба һәм чана ясау кәсепчелеге тарала.
XX йөз башында мәчет, тегермән, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 676,5 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Лыябаш-Келәүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.
Хәзер Чарлы авыл җирлеге составында.
1931 елда авылда “Кызыл Юл” колхозы оештырыла, 1953 елдан – “Новая жизнь” колхозы (Чарлы авылы) (1992 елдан – “Новая жизнь” арендаторлар берлеге, 2000 елдан – “Вятка” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан – “Вятка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм “Новая жизнь” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), 2014 елдан – “Сөт иле” – “Лесной” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы, 2017 елдан “Новая жизнь” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.
Халкы кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Авылда башлангыч мәктәп (1978 елдан), мәдәният йорты (1999 елдан), китапханә (2000 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1978 елдан), мәчет (1992 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында “Энҗе” балалар хореография коллективы (2008 елдан) эшли.
Авылда төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Җамалый чишмәсе”, “Изгеләр чишмәсе”, “Нигъмәт чишмәсе”, “Мөбин чишмәсе”.
Р.Ф.Мөхәммәтшин (1989 елда туган) – шагыйрь, М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты;
Р.Р.Рәүфов (1941–2016) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТАССР һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
1782 елда – 29 ир-ат;
1859 елда – 279,
1897 елда – 519,
1908 елда – 565,
1920 елда – 627,
1926 елда – 575,
1949 елда – 420,
1958 елда – 419,
1970 елда – 514,
1979 елда – 466,
1989 елда – 446,
2002 елда – 441,
2010 елда – 416,
2017 елда – 396 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.