Тарихы

XVIII йөз уртасында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук На горе у Студёного Ключа, Алыш Аул, Алеш-Гурт исемнәре белән билгеле.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XIX йөз ахырында изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1898 елда ачыла) эшли.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 353,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Урта Кумор авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Виль Кужым” колхозы оештырыла (1950 елдан үзәк утары Урта Кумор авылында) (1993 елдан – “Виль Кужым” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Виль Кужым” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2009 елдан – “Әсәнбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Виль Кужым” бүлеге), 2014 елдан – “Сөт иле – Әсәнбаш” филиалы, 2017 елдан “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб эшли. Төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1782 елда – 13 ир-ат;
1859 елда – 110,
1897 елда – 149,
1908 елда – 142,
1920 елда – 166,
1938 елда – 208,
1949 елда – 149,
1958 елда – 145,
1970 елда – 163,
1979 елда – 159,
1989 елда – 94,
2002 елда – 79,
2010 елда – 68,
2017 елда – 62 кеше (удмуртлар).