Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Кенә исеме белән телгә алына.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1897 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла (беренче укытучысы – П.Андреев), 1909 елда чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, тегермән, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 703 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Әсән-Елга волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Пүчинкә-Кучук авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Йошкар Кня” колхозы оештырыла. 1952 елдан – “Коммунар” колхозы (Иске Кенә авылы), 1960 елдан – “Дружба” колхозы (Пүчинкә-Кучук авылы) (1993 елдан – “Дружба” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2006 елдан “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Сөт иле – “Дружба” (2017 елдан “Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), 2018 елдан ”Искра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы дуңгызчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

2015 елга кадәр авылда клуб эшли. Китапханә (1954 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

В.Л.Иштуганов (1970 елда туган) – Тын океан флоты подполковнигы.

Халык саны

1782 елда – 85 ир-ат;
1859 елда – 194,
1897 елда – 323,
1908 елда – 335,
1920 елда – 341,
1926 елда – 352,
1938 елда – 332,
1949 елда – 290,
1958 елда – 298,
1970 елда – 335,
1979 елда – 340,
1989 елда – 241,
2002 елда – 219,
2010 елда – 199,
2017 елда – 216 кеше (марилар).