Тарихы

XVIII йөздә Әсән-Елга авылыннан күченеүчеләр тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Починок Исяк исеме белән телгә алына.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1111,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Әсән-Елга волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Пычак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Кызыл Тау” колхозы оештырыла, 1950 елдан – “Әсәнбаш” колхозы (Пычак авылы) составына керә, 1971 елда “Әсәнбаш” совхозы итеп үзгәртелә, 1993 елдан – “Әсәнбаш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Әсәнбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Сөт иле” (“Әсәнбаш” бүлеге), 2017 елдан – “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – җидееллык, 1985 елда урта мәктәп (2000 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 2000 елдан М.Гомәров исемендәге төбәк тарихын өйрәнү музее эшли (оештыручысы – Л.Р.Курамшина).

Авылда шулай ук балалар бакчасы (1936 елдан, 2005 елда яңа бинада), китапханә (1958 елдан), иске мәчет, яңа мәчет (2017 елдан) бар.

2000 елда авылда Е.И.Пугачёвның баш күтәрүчеләр армиясе полковнигы Мәсәгут Гомәровка һәйкәл куела.

Төзекләндерелгән “Манная” чишмәсе бар.

Авыл зиратында XIX йөз – XX йөз башына караган гарәп графикасы белән язылган 12 кабер ташы ачыклана.

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Газизуллин (1925 елда туган) – икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе;

Мәсәгут Гомәров (1746–1773) – Е.И.Пугачёвның баш күтәрүчеләр армиясе полковнигы;

М.Х.Яхин (1914–1999) – икътисадчы, икътисад фәннәре кандидаты, профессор, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 557,
1897 елда – 711,
1908 елда – 742,
1920 елда – 674,
1926 елда – 566,
1938 елда – 380,
1949 елда – 343,
1958 елда – 236,
1970 елда – 200,
1979 елда – 174,
1989 елда – 155,
2002 елда – 142,
2010 елда – 156,
2017 елда – 156 кеше (татарлар).