Тарихы

1678 елдан Починок Кучюковский буларак мәгълүм.

Революциягә кадәрге чыганакларда Кучюковская, Мултан исемнәре белән телгә алына. Халкы (марилар) аны У-Ял – Яңа авыл дип атаган, чөнки алар су астында кала торган, сазлы урыннардан югарырак һәм яшәү өчен уңайлы булган Кенә елгасының уң яры буена күчеп утыралар.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1898 елда ачыла, катнаш, бер сыйныфлы чирмеш мәктәбе, вакытлыча алынган биналарда урнаша), 2 тимерче алачыгы, тегермән, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 556,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Әсән-Елга волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Пүчинкә-Кучук авыл җирлеге үзәге.

1967 елга кадәр авылда марилар яши, соңрак анда татарлар яшәгән Кызыл Октябрь авылыннан йортлары янган кешеләрне күчерәләр.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Коммунар” колхозы оештырыла (1952 елдан үзәк утары Иске Кенә авылында), 1960 елдан – “Дружба” колхозы (Пүчинкә-Кучук авылы) (1993 елдан – “Дружба” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2006 елдан “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Сөт иле – “Дружба” (2017 елдан “Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), 2018 елдан ”Искра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында. 3 крәстиян-фермер хуҗалыгы бар.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында авылда башлангыч мәктәп ачыла (1934 елда бина төзелә), 1939 елда – урта, 1941 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1970 елда урта мәктәп (1985 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. Мәктәп каршында Кашкара, Княгор, Чигайка авылларыннан килеп укучылар өчен интернат бар.

2002 елдан мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручылары – Г.И.Чумаров, К.Г.Гыйләҗев, М.Я.Ямбулатов һәм М.З.Мозаффарова) эшли. Музей фондында 1348 саклау берәмлеге исәпләнә, анда марилар һәм татарларның милли киемнәре, көнкүреш әйберләре, колхозлар һәм авылларның барлыкка килү тарихы күрсәтелгән.

Мәктәп каршында “Кнавел” мари халык фольклор коллективы эшли (1985 елдан, 1992 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – И.И.Ишпаев).

Авылда шулай ук балалар бакчасы (1977 елдан, 2010 елдан мәктәп бинасында, 2010 елдан мәктәпкәчә төркем эшли), мәдәният йорты (1971 елдан), китапханә (1952 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1970 елдан, 1960 елларда бала тудыру йорты эшли), мәчет (2001 елдан), спорт мәйданчыгы (2017 елдан) һәм ике төзекләндерелгән чишмә бар.

1998–2009 елларда картлар йорты эшли.

Ел саен авылда мариларның “Семык” бәйрәме уздырыла, аны торгызуга “Кнавел” мари халык фольклор коллективы зур өлеш кертә.

Күренекле кешеләре

Э.Н.Исинеев (1967 елда туган) – табиб, медицина фәннәре кандидаты;

А.Я.Заһидуллин (1966 елда туган) – хуҗалык-хакимият җитәкчесе, ТРның атказанган машина төзүчесе, хәйрияче, Кукмара металл савыт-саба заводы генераль директоры (1995 елдан);

Л.Г.Чумарова (1966 елда туган) – педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт аграр университеты укытучысы.

Халык саны

1782 елда – 42 ир-ат;
1859 елда – 153,
1897 елда – 246,
1908 елда – 250,
1920 елда – 263,
1926 елда – 282,
1938 елда – 333,
1949 елда – 287,
1958 елда – 301,
1970 елда – 430,
1979 елда – 479,
1989 елда – 423,
2002 елда – 485,
2010 елда – 403,
2017 елда – 393 кеше (марилар – 58%, татарлар – 36%).