Административ-территориаль буйсынуы

1942 елда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Ятмас-Дусай авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елдан – поселок “Нырты” совхозы (Нырты совхозы поселогы), 1983 елдан – “Дусай” (Ятмас-Дусай авылы) (1994 елдан “Дусай” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан “Дусай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2002 елдан – “Мишә” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Дуслык”агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Мишә” бүлеге), 2017 елдан “Искра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елларда поселокта башлангыч мәктәп ачыла. Клуб һәм мәктәп бер бинада урнаша, 1966 елда ябылалар.

Чишмә бар.

Халык саны

1970 елда – 189,
1979 елда – 123,
1989 елда – 57,
2002 елда – 36,
2010 елда – 30,
2017 елда – 25 кеше (татарлар – 80%, руслар – 20%).