Тарихы

1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Наусть Нурма (Новеч-Норма), Ульяз, Большая Шикша буларак билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез итек басу тарала.

XIX йөз ахырында киез итек җитештерүбуенча 3 завод эшли. Шуларның берсе 1880 елда отставкадагы рядовой Бикмөхәммәт Биктин тарафыннан ачыла, ел саен 1300 сумга 700 пар киез итек җитештерелә. Товарлар шунда ук һәм Алабугада сатыла. Икенче завод 1882 елда Кадыйр Бикчәнтәев тарафыннан ачыла, июньнән март азагына кадәр 2000 сумга 1000 пар аяк киеме җитештерелә. Өченче заводны 1883 елда отставкадагы рядовой Мөхәммәтҗан Гыйззәтуллин ача. 1500 сумга 750 пар аяк киеме эшләп чыгарыла. Товар күбесенчә Алабуга һәм Минзәлә ярминкәләренә җибәрелә.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була. 1896 елда мәдрәсә ачыла.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1670,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Күкшел волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Олыяз авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Уран” колхозы оештырыла, 1936 елдан – Ленин исемендәге колхоз (Олыяз авылы), 1961 елдан – “Урал” колхозы (Олыяз авылы), 1993 елдан – “Урал” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе, 2002 елдан – “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы күбесенчә “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, киез итек басу, кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1951 елда – җидееллык, 1969 елда – сигезьеллык, 1986 елда урта мәктәп (2014 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә, 2014 елдан Г.Х.Хәбибрахманов исемен йөртә.

Мәктәп каршында 1997 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – Г.Х.Хаҗиев) эшли, 2019 елдан Г.Х.Хаҗиев исемендә.

1991 елдан Г.Х.Хаҗиев башлангычы белән мәктәп каршында республиканың “Кар десанты” составында “Хәтер” (“Память”) төркеме эшли, укучылар “Хәтер” (“Память”) китабын булдыруда актив катнашалар.

Авылда шулай ук балалар бакчасы (1968 елдан, 2015 елдан мәктәпкәчә төркем эшли), мәдәният йорты (1960 елдан, 1989 елдан яңа бинада), китапханә (1960 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1951 елдан, 2017 елдан яңа бинада, 1959–1974 елларда бала тудыру йорты эшли), мәчет (1915 елдан), мәдрәсә (2009 елдан), хоккей мәйданчыгы (2017 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сылукай” җыр һәм бию ансамбле (1996 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Салкын чишмә”, “Хаҗи чишмәсе”, “Гомәр чишмәсе”, “Артель-Нурмый чишмәсе”, “Мохетдин чишмәсе”.

Авыл зираты территориясендә XIX йөз – XX йөз башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 15 кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

И.З.Әхмәтов (1929 елда туган) – зоолог, биология фәннәре докторы, профессор, Узбәкстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе;

Д.А.Вәлимөхәммәтова (1930–2006) – терапевт, медицина фәннәре докторы, профессор;

Г.Б.Ибраһимов (1921–2006) – педагог, филология фәннәре кандидаты, Бөек Ватан сугышында катнаша, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

М.Г.Исламгалиев (1945 елда туган) – токарь, Социалистик Хезмәт Герое, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы.

Халык саны

1859 елда – 853,
1891 елда – 997,
1905 елда – 1464,
1920 елда – 1421,
1926 елда – 1190,
1938 елда – 1150,
1949 елда – 1244,
1958 елда – 953,
1970 елда – 1069,
1979 елда – 1042,
1989 елда – 803,
2002 елда – 873,
2010 елда – 840,
2017 елда – 874 кеше (татарлар).