Тарихы

1873 елда Югары Кумор авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук йон тетү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда вак-төякләр кибете, изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1903 елда ачыла) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 87,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Оштырма-Юмья авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Выль улон” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Анисимов), 1952 елдан – Калинин исемендәге колхоз (Оштырма-Юмья авылы), 1965 елдан – “Заря” колхозы (Оштырма-Юмья авылы) (1993 елдан – “Заря” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2009 елдан – “Әсәнбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Заря” бүлеге), 2014 елдан – “Сөт иле – Әсәнбаш”филиалы, 2017 елдан “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы ит терлекчелеге һәм кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2012 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Клуб (1962 елдан) бар.

Халык саны

1859 елда – 37,
1897 елда – 78,
1908 елда – 106,
1920 елда – 120,
1926 елда – 119,
1938 елда – 163,
1949 елда – 153,
1958 елда – 132,
1970 елда – 175,
1979 елда – 161,
1989 елда – 131,
2002 елда – 158,
2010 елда – 156,
2017 елда – 155 кеше (удмуртлар – 76%, татарлар – 23%).