Тарихы

XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына. Халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1884 елда ачыла) эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 245 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Түбән Өскебаш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Свободный путь” колхозы оештырыла, 1959 елдан – “Авангард” колхозы, 1963 елдан – “Алга” колхозы (Түбән Өскебаш авылы), 1965 елдан – “Таң” колхозы (Түбән Өскебаш авылы) (1994 елдан – “Таң” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2004 елдан “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2007 елдан – “Тукай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халык саны

1859 елда – 109,
1897 елда – 235,
1908 елда – 339,
1920 елда – 286,
1926 елда – 372,
1970 елда – 59,
1979 елда – 25,
2002 елда – 7 (татарлар, руслар),
2010 елда – 2 кеше,
2017 г. – даими яшәүчеләр юк.