Тарихы

1930 елларга кадәр Югары Күзмис авылы белән Казан ханлыгы чорыннан билгеле Күзмис авылын тәшкил итә. Революциягә кадәрге чыганакларда Кузмель исеме белән дә билгеле.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1874 елда ачыла), су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1269,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Ядегәр волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1922 елдан – Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Нырья авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Смена” колхозы оештырыла, 1948 елдан – Разин исемендәге колхоз (Түбән Күзмис авылы), 1959 елдан – “Рассвет” колхозы (Нырья авылы), 1994 елдан – “Рассвет” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Рассвет” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан – “Рассвет” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

2018 елда авылда 2 балалар мәйданчыгы ачыла. Төзекләндерелгән 2 чишмә бар.

Күренекле кешеләре

М.М.Иванова (1931 елда туган) – “Рассвет” колхозында сарык караучы (1945–1985 елларда), Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары кавалеры, республиканың “Хезмәт Даны” Ленин, юбилей китабына кертелә (1970 ел).

Халык саны

1782 елда – 155 ир-ат;
1859 елда – 262,
1897 елда – 431,
1908 елда – 424,
1920 елда – 568,
1926 елда – 544,
1938 елда – 243,
1949 елда – 199,
1958 елда – 166,
1970 елда – 189,
1979 елда – 177,
1989 елда – 159,
2002 елда – 160,
2010 елда – 129,
2017 елда – 129 кеше (удмуртлар).