Тарихы

1619 елдан мәгълүм.  

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 771,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Өркеш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Яңа көч” авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, 1937 елдан – “Яңа көч” колхозы (Түбән Арбаш авылы), 1954 елдан – “Комбайн” колхозы (Югары Арбаш авылы), 1958 елдан – “Нырты” совхозы (Нырты совхозы поселогы), 1983 елдан – “Өркеш” совхозы (Өркеш авылы) (1993 елдан – “Өркеш” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан “Өркеш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы) составында, хәзер “Сөт иле – Дуслык” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә “Сөт иле – Дуслык” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1934 елда җидееллык мәктәп ачыла, 1959 елда – сигезьеллык, 1991 елда урта мәктәп (2004 елда Югары Арбаш авылына күчерелә) итеп үзгәртелә.

Авылда клуб (XIX йөздә төзелгән бинада урнаша), китапханә (1986 елдан), мәчет (2007 елдан) бар. 2004 елдан профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТАССР һәм РФнең атказанган урманчысы Ә.Һ.Газизуллин музей-йорты (оештыручысы – И.А.Шәймиев) эшли.

1996 елда археография экспедициясе барышында авылда XVIII йөзгә караган кулъязмалар табыла.

Күренекле кешеләре

Ә.Һ.Газизуллин (1931 елда туган) – урманчы, туфрак белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, РФА академигы, ТАССР һәм РФнең атказанган урманчысы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Г.Җ.Җамалиев (1925–2009) – РСФСРның атказанган урманчысы, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

Р.С.Ильясов (1951 елда туган) – техник фәннәр кандидаты, ТР һәм РФнең атказанган химигы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, “Түбәнкамашин” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры (1997–2011 елларда);

Р.Р.Таһиров (1966 елда туган) – актёр, ТРның халык артисты.

Халык саны

1782 елда – 54 ир-ат;
1859 елда – 240,
1897 елда – 451,
1908 елда – 556,
1920 елда – 515,
1926 елда – 514,
1949 елда – 493,
1958 елда – 307,
1970 елда – 348,
1979 елда – 287,
1989 елда – 145,
2002 елда – 137,
2010 елда – 101,
2017 елда – 86 кеше (татарлар).