Тарихы

1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сумала кайнату һәм күн эшкәртү кәсепчелеге, тукучылык, сәүдә итү тарала.

XVIII йөз ахырында бертуган Гыйззәтулла һәм Нигъмәтулла Абдуллиннар күн, мех һәм йоннан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итә. Г.Абдуллин 2 нче гильдия сәүдәгәр, баржа хуҗасы була.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет эшли (XIX йөзнең беренче яртысында Г.Гобәйдуллин акчасына төзелә, совет хакимияте вакытында ябыла, манарасы киселә, бинасы башлангыч мәктәпкә бирелә).

XX йөз башында авылда 2 мәчет (совет хакимияте елларында беренче мәчет склад буларак файдаланыла, 1960 елларда мәктәп итеп үзгәртеп корыла; икенче мәчеттә 1990 еллар ахырына кадәр башлангыч мәктәп урнаша) һәм мәдрәсә була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1827,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Күкшел волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Мәмәшир авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Электро” колхозы оештырыла, 1959 елдан – “Татарстан” колхозы (үзәк утары Мәчкәрә, 1963 елдан Күкшел авылында), 1979 елдан – “Үрнәк” колхозы (Мәмәшир авылы) (1993 елдан “Үрнәк” күмәк авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2008 елдан – “Бор” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан – “Исток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан “Игенче Плюс” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Игенче Плюс” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, сарык һәм дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елларда аның каршында укырга-язарга өйрәтү курслары оештырыла. 1949 елда – җидееллык, 1966 елда – сигезьеллык (шул ук елны яңа бина төзелә), 1986 елда урта мәктәп (1999 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 2001 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – Р.Х.Нигъмәтуллин) эшли.

Авылда шулай ук балалар бакчасы (1986 елдан), күп функцияле үзәктә – мәдәният йорты, китапханә (1936 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан); 2 мәчет (1994 һәм 2014 еллардан), балалар (2016 елдан) һәм универсаль спорт мәйданчыклары (2018 елдан), төзекләндерелгән “Мир чишмәсе” һәм “Болын чишмәсе” бар.

Авыл территориясендә Закир бай милке булган склад бинасы сакланган (XIX йөз ахыры – XIX йөз башы).

Авыл зиратында XVII йөзгә нисбәтле кабер ташлары ачыклана (1684 ел, Тиланҗы улы Мөхәммәткә; 1685 ел, Бикташ Хафиз улы Урсай Суфига). Анда Мәчкәрә авылы мәдрәсәсендә укыткан Ибраһим бине Хуҗаш җирләнгән.

1933 елда авылда XVIII йөзгә караган кулъязма китаплар табыла.

Күренекле кешеләре

З.Бикташи (1803–1873) – педагог, галим-мәгърифәтче, “Фазаиле-ш-шөһүр яки саваплы гамәлләр” дәреслеге авторы (1854 ел);

Х.В.Ваһапов (1925–1986) – педагог, Бучирмә авылы мәктәбе директоры (1949–1985 елларда), РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, ТАССР атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышында катнаша, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, 2008 елда Бучирмә урта мәктәбенә аның исеме бирелә, мәктәп фасадына мемориаль такта урнаштырыла;

Галимулла Г.Гарифуллин (1929–1995) – авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчесе, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Гафият Г.Гарифуллин (1924–1985) – авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчесе, Бөек Ватан сугышында катнаша, ТАССРның атказанган агрономы, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

Р.Р.Ибраһимов (1956 елда туган) – шәрык белгече, ТР Министрлар Кабинетының Вьетнам Социалистик Республикасында сәүдә-икътисад вәкиле;

Г.Г.Идрисов (1927–1997) – Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган шахтеры;

М.Х.Исмәгыйлев (1950 елда туган) – рәссам, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы;

Н.Г.Сәмигуллин (1925–2016) – педагог, Мәчкәрә мәктәбе директоры (1955–1980 елларда), РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, 2005 елда Мәчкәрә урта мәктәбенә аның исеме бирелә, мәктәп фасадына мемориаль такта урнаштырыла;

Р.Ф.Харрасова (Рахман) (1962 елда туган) – шагыйрә, филолог, әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты;

Ф.Ш.Хөснетдинова (Нигъмәтҗанова) (1955 елда туган) – СССР Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.И.Шаһиев (1962 елда туган) – тренер, милли көрәш буенча РСФСР, ТР чемпионы, ТРның атказанган тренеры;

Ш.Н.Нигъмәтуллин (1923–2003) – хуҗалык-хакимият эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнаша, Мәскәүнең Кызыл мәйданында 5 парадта катнаша (шул исәптән 1941 һәм 1945 елларда), ТАССРның атказанган икътисадчысы.

Халык саны

1873 елда – 902,
1884 елда – 1231,
1905 елда – 1650,
1920 елда – 1818,
1926 елда – 1627,
1938 елда – 1729,
1949 елда – 1200,
1958 елда – 1237,
1970 елда – 1100,
1979 елда – 1067,
1989 елда – 860,
2002 елда – 872,
2010 елда – 792,
2017 елда – 831 кеше (татарлар).