Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту кәсепчелеге тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында авылда волость идарәсе, мәчет, 2 мәктәп (XIX йөз башында ачылалар, ир балалар мулла йортында, кыз балалар абыстайда аерым йортта укыйлар), 2 тегермән, тимерче алачыгы, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2151,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Әсән-Елга волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Манзарас авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Коминтерн” колхозы оештырыла, 1959 елдан – Муса Җәлил исемендәге колхоз (Манзарас авылы), 1963 елдан – “Правда” колхозы (Манзарас авылы) (1994 елдан – “Правда” күмәк-өлешле авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе, 2001 елдан – “Правда” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Правда” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), 2016 елдан – “Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1921–2010 елларда башлангыч мәктәп (1930 елда яңа бина төзелә) эшли.

Авылда балалар бакчасы (1986 елдан, 1997 елдан яңа бинада), клуб (1992 елдан), китапханә (1992 елдан), мәчет (1997 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1981 елдан) бар.

“Салкын чишмә” төзекләндерелә (2013 елда).

Иске зират урынында 1681 елга караган кабер ташы (Җанбакты улы Туйкәгә куелган, Ишман улы Килмөхәммәт тарафыннан эшләнә) табыла. Шулай ук авыл зираты территориясендә XIX йөз – XX йөз башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 10 кабер ташы табыла.

Авыл яныннан “Екатерина” тракты – Мәскәү–Екатеринбург юлы уза, таш юлның зур булмаган участоклары сакланган.

Күренекле кешеләре

Р.М.Мөхәммәтов (1943 елда туган) – география укытучысы, “Кукмара районы географиясе” дәреслеге автордашы.

Халык саны

1782 елда – 134 ир-ат;
1859 елда – 971,
1897 елда – 1139,
1908 елда – 1208,
1920 елда – 1039,
1926 елда – 1012,
1938 елда – 893,
1949 елда – 627,
1958 елда – 584,
1970 елда – 513,
1979 елда – 462,
1989 елда – 347,
2002 елда – 402,
2010 елда – 403,
2017 елда – 412 кеше (татарлар).