Тарихы

1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык кәсепчелеге тарала.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1623,7 дисәтинә тәшкил итә.

1911 елда – авылда земство мәктәбе, 1914 елда ике сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Сәрдебаш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Лельвиж авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда “Вильмон-2” колхозы (беренче рәисе – А.Зюраков) оештырыла, 1959 елдан – “Заветы Ильича” колхозы (Югары Чура авылы), 1994 елдан – “Дуслык” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе, 1997 елдан – “Лельвиж” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2001 елдан Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1957 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык (1967 елда яңа бина төзелә), 1983 елда – урта мәктәп (1997 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында төбәк тарихын өйрәнү музее (2005 елдан, оештыручысы – В.З.Фёдоров), “Вуюись” фольклор коллективы (1997 елдан) һәм “Купанча” халык вокаль ансамбле (2002 елдан, 2013 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – Л.И.Дмитриева) эшли.

Авылда шулай ук балалар бакчасы (2011 елдан урта мәктәп җирлегендә), мәдәният йорты (1930 еллардан, 2016 елдан яңа бинада), китапханә (1930 еллар уртасында уку өе буларак ачыла, 2016 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, Петроград митрополиты Вениамин чиркәве (2015 елдан), хоккей коробкасы (2017 елдан), спорт мәйданчыгы (2018 елдан) бар. 2000–2012 елларда Казан Мәрьям Ана иконасы гыйбадәтханәсе (сүтелә) эшли.

Төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1859 елда – 358,
1884 елда – 387,
1905 елда – 424,
1920 елда – 628,
1926 елда – 688,
1938 елда – 789,
1949 елда – 614,
1958 елда – 594,
1970 елда – 725,
1979 елда – 620,
1989 елда – 477,
2002 елда – 595,
2010 елда – 561,
2017 елда – 580 кеше (удмуртлар).