Тарихы

1711 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда изге Гурий борадарлеге мәктәбе (1882 елда ачыла) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 630,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Ядегәр волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921 елдан Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Югары Чура авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Җиләклек” колхозы оештырыла, 1950 елдан – “Заветы Ильича” колхозы (Югары Чура авылы), 1994 елдан – “Дуслык” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе, (2003 елдан – “Дуслык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – “Намус” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Лельвиж” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2012 елдан “Лельвиж” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2013 елдан Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 102 ир-ат;
1859 елда – 219,
1897 елда – 339,
1908 елда – 364,
1920 елда – 420,
1926 елда – 427,
1938 елда – 304,
1949 елда – 258,
1958 елда – 169,
1970 елда – 159,
1979 елда – 87,
1989 елда – 57,
2002 елда – 24,
2010 елда – 3,
2017 елда – 5 кеше (керәшен татарлар).