Тарихы

1680 елдан мәгълүм; 1954 елга кадәр рәсми исеме – Югары Биләтле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез итек басу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, тимерче алачыгы, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 473 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Келәүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Түбән Өскебаш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Свободный путь” колхозы оештырыла, 1959 елдан – “Татарстан” колхозы (Түбән Өскебаш авылы), 1963 елдан – “Алга” колхозы (Түбән Өскебаш авылы), 1965 елдан – “Таң” колхозы (Түбән Өскебаш авылы) (1994 елдан – “Таң” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2004 елдан “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2007 елдан “Тукай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1975–2012 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли. Клуб (1968 елдан), 2 балалар мәйданчыгы (2016 елдан) бар.

Клуб каршында “Тиңдәшләр” фольклор коллективы һәм “Тәңкәләр” (икесе дә – 1998 елдан) хореография коллективы эшли.

Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1782 елда – 27 ир-ат;
1859 елда – 163,
1897 елда – 299,
1908 елда – 350,
1920 елда – 398,
1926 елда – 387,
1958 елда – 257,
1970 елда – 271,
1979 елда – 238,
1989 елда – 173,
2002 елда – 131,
2010 елда – 104,
2017 елда – 104 кеше (татарлар).