Тарихы

1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мичкә ясау кәсепчелеге тарала.

XVIII йөз ахырында Кенәбаш тавы калкулыклары җире астында бакыр рудасы табыла.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 730,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Пүчинкә-Кучук авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Кызыл Йолдыз” колхозы оештырыла, 1950 елдан – “Победа” колхозы (Кенәбаш авылы), 1960 елдан – “Дружба” колхозы (Пүчинкә-Кучук авылы) (1993 елдан – “Дружба” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2006 елдан “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Сөт иле –“Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан – “Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Искра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1924 елдан, башта мәдрәсә бинасында урнаша, 1933 һәм 1989 елларда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1989 елдан), клуб (1978 елдан), мәчет (1917 елдан) бар.

Клуб каршында “Умырзая” балалар хореография коллективы (1985 елдан) эшли.

Авылда төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Шүрәле чишмәсе”, “Салкын чишмә”, “Серле чишмә”, “Югары оч чишмәсе”, “Самат чишмәсе”.

Авыл зираты территориясендә XIX йөз – XX йөз башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 12 кабер ташы табыла.

Халык саны

1782 елда – 57 ир-ат;
1859 елда – 275,
1897 елда – 380,
1908 елда – 456,
1920 елда – 494,
1926 елда – 512,
1938 елда – 932,
1949 елда – 738,
1958 елда – 531,
1970 елда – 500,
1979 елда – 397,
1989 елда – 361,
2002 елда – 367,
2010 елда – 339,
2017 елда – 339 кеше (татарлар).