Тарихы

XVIII йөз ахырында нигез салына. Беренче яшәүчеләре Кострома губернасының Галич өязеннән күченеп киләләр.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мичкә ясау һәм тукучылык кәсепчелеге тарала.

Авыл янында бакыр рудасы чыгарыла, җимерелгән шахталар һәм көл курганнары сакланган.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда алпавыт Лихачёв милкенә кергән кечкенә заводлар – поташ, шәраб һәм дегет заводы була.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1892–1897 елларда башлангыч укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (беренче укытучысы – Т.Васильев), 1930 елдан земство мәктәбе), тимерче алачыгы, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 876 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Әсән-Елга волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Пүчинкә-Кучук авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Труженик” колхозы оештырыла, 1950 елдан – “Победа” колхозы (Кашкара авылы), 1960 елдан – “Дружба” колхозы (Пүчинкә-Кучук авылы) (1993 елдан – “Дружба” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Дружба”” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2006 елдан “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Сөт иле –“Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан – “Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Искра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халык саны

1859 елда – 436,
1897 елда – 741,
1908 елда – 772,
1920 елда – 778,
1926 елда – 937,
1938 елда – 465,
1949 елда – 492,
1958 елда – 273,
1976 елда – 112,
1979 елда – 65,
1989 елда – 11,
2002 елда – 5,
2010 елда – 2,
2017 елда – 1 кеше (руслар).