Тарихы

XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Юлгуш исеме белән телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сумала такта яру, балта эше, йон тетү, бау ишү кәсепчелеге тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, җил тегермәне, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете, “Иль” артеле (итек басу белән шөгыльләнәләр, 115 эшче исәпләнә) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 717 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Зур Кукмара авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Урал” колхозы оештырыла, 1951 елдан – “Ярыш” колхозы (Янсыбы авылы), 1959 елдан – XXI партсъезд исемендәге колхоз (зур Кукмара авылы), 1993 елдан – “Зур Кукмара” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2000 елдан – “Мирас” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2016 елдан “Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда башлангыч мәктәп ачыла (1979 елда яңа бина төзелә), 2011 елдан Зур Кукмара урта мәктәбе филиалы.

Авылда клуб (1969 елдан), китапханә (1952 елдан), мәчет (2008 елдан) бар. Клуб каршында “Асылъяр” балалар хореография коллективы (2000 елдан) эшли.

Авылда төзекләндерелгән 2 чишмә бар.

Халык саны

1859 елда – 309,
1897 елда – 484,
1908 елда – 599,
1920 елда – 632,
1926 елда – 615,
1938 елда – 593,
1949 елда – 411,
1958 елда – 403,
1970 елда – 358,
1979 елда – 305,
1989 елда – 201,
2002 елда – 182,
2010 елда – 167,
2017 елда – 197 кеше (татарлар).