Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Иштуган Пүчинкәсе буларак телгә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук йон тетү һәм киез-киез итек басу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире (Иске Кенә-Юмья авылы җирләрен дә кертеп) 1306 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Нырья авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1959 елдан – “Рассвет” колхозы (Нырья авылы), 1994 елдан – “Рассвет” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Рассвет” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан – “Рассвет” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 116,
1897 елда – 169,
1908 елда – 208,
1920 елда – 230,
1926 елда – 257,
1938 елда – 186,
1949 елда – 164,
1958 елда – 139,
1970 елда – 155,
1979 елда – 127,
1989 елда – 100,
2002 елда – 94,
2010 елда – 83,
2017 елда – 60 кеше (удмуртлар).