Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына, 1939 елга кадәр Куллар (Коллар), (Кулларово) исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, XIX йөзнең беренче яртысында Кулларово авылы янында бакыр чыгарыла.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет һәм “китайка” тукымасы җитештерүче фабрика була.

XX йөз башында 3 мәчет һәм 3 мәдрәсә эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2151,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Сәрдекбаш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Зур Сәрдек авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Динамо” колхозы оештырыла, 1958 елдан – “Коммунизмга” колхозы (Зур Сәрдек авылы), 1994 елдан – “Игенче” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе, 2002 елдан – “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан – “Бор” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Исток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан – “Игенче Плюс” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Восток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Восток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп эшли (1920 елдан, мәчет бинасында урнаша, 1974 һәм 2008 елларда яңа биналар төзелә), балалар бакчасы (1974 елдан, 1990 елдан яңа бинада), клуб (1960 елдан, 1913 елда төзелгән элекке мәчет бинасында урнаша), китапханә (1930 елдан), участок ветеринария пункты (1960 елдан, 2015 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1950 елдан, 1982 елдан яңа бинада), мәчет (1992 елдан, 2015 елда элекке мәчет бинасы реставрацияләнә, яңа манара куела), хоккей мәйданчыгы (2008 елдан) бар.

Мәктәп каршында мәктәп музей почмагы (1972 елдан, оештыручысы – И.Н.Мостафин) эшли.

Авылда төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Тау чишмәсе” (2013 ел) һәм “Мотыйк чишмәсе” (2018 ел).

Күренекле кешеләре

Т.Р.Әхкәмов (1975 елда туган) – спорт остасы, тренер, милли көрәш буенча РФ чемпионы;

З.М.Бикмөхәммәтов (1963 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

Р.С.Хөсәенова (1963 елда туган) – Зур Сәрдек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе (1981 елдан), Зур Сәрдек татар халык театрын оештыручы һәм сәнгать җитәкчесе, “Чәчкә” халык бию коллективы җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1905 елда – 922,
1920 елда – 1124,
1926 елда – 1148,
1949 елда – 655,
1958 елда – 633,
1970 елда – 755,
1979 елда – 747,
1989 елда – 679,
2002 елда – 733,
2010 елда – 732,
2017 елда – 732 кеше (татарлар).